Чирмешән районындагы сайлау участокларында иртәдән үк җанлылык
Безнең районда

Чирмешән районындагы сайлау участокларында иртәдән үк җанлылык

8 сентябрь иртәсендә райондагы барлык 34 сайлау участогы да ачылды. Татарстан Республикасының Дәүләт Советына бүгенге сайлауда исемлеккә кертелгән 13 мең 603 кеше катнашуы көтелә.

-Комиссияләрдә - тәҗрибәле, җаваплы кешеләр. Участоклар барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителгән, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин.

Әмир авылында да сайлау участогы нәкъ иртәнге сәгать 7дә ачылды.

Якташыбыз Илфат Мәслахов тагын да иртәрәк килгән, комиссиянең эш башлаганын көтеп торды.

-Нефтьче булып эшлим, эшкә баруышлый тавыш бирергә кердем. Минемчә, Дәүләт Советында халык мөнфәгатен кайгыртучы лаеклы кешеләр булырга тиеш, - диде Илфат Рәфис улы.

Әмирдән Диләрә Талипова һәм Алия Гамирова быел  сайлауда беренче тапкыр катнашачаклар.

Мәгълүм булганча, сайлаулар бер көн үтәчәк. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе». 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев