Чирмешән районында туган балаларның күпчелеге – гаиләдә беренче сабый
Апрель аенда районда биш бала: бер малай һәм дүрт кыз туган. Аларга Мирослав, Ева, Лия, Галина, Аделина исемнәре кушканнар.
Район ЗАГС бүлеге ел башыннан 20 сабыйга (11 малай һәм 9 кыз) туу турында таныклыклар тутырган. Сигез гаиләдә – беренче, бишәр гаиләдә – икенче һәм өченче сабыйлары дөньяга килгән, ике гаилә дүртенче һәм аннан соңгы балаларын алып кайтканнар.
2024 елның бу чорында 19 бала: 12 малай һәм 7 кыз туган. Сигез гаилә тәүге шатлыкларын алып кайткан. Алты гаиләдә – икенче, дүрт гаиләдә өченче, бер гаиләдә дүртенче бала туган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев