Чирмешән районында быел да малайлар күбрәк туа
Безнең районда

Чирмешән районында быел да малайлар күбрәк туа

Март аенда районда сигез гаилә ишәйгән – бер айда биш малай һәм өч кыз туган. Аларга Рамазан, Сөләйман, Абдуллаһ, Давид, Сергей, Әминә, Александра, Амилә исемнәре кушканнар.

Әлеге сабыйларның икесе гаиләләрнең тәүге шатлыгы, дүрт бала гаиләдә – икенче, ике бала – өченче.
Район ЗАГС бүлеге ел башыннан 15 балага туу турында таныклык тутырган. Аларның җидесе – гаиләдә беренче нарасый, дүртесе – икенче һәм тагын дүртесе – өченче. 2024 елның бу чорында да 15 сабый туган иде.
 


Нет комментариев