Чирмешән районында берәү кибеттән алкоголь урлаган
Безнең районда

Чирмешән районында берәү кибеттән алкоголь урлаган

27 августтан 2 сентябрьгә кадәр район полиция бүлегендә гражданнардан 37 хәбәр кабул ителгән.

Ике җинаять эше кузгатылган.

Участок уполномоченныйлары тарафыннан биш административ беркетмә төзелгән.

Атна дәвамында районда матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 63 очрагы ачыкланган.

Иске Үтәмеш авылында яшәүче хатын-кыз кибеттән шәраб-аракы продукциясе урлаган гражданинны законда каралган җаваплылыкка тартуны сорый. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Мәгълүматлар Чирмешән районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге штабыннан бирелде.


Нет комментариев