Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 15.00 сәгатькә сайлаучыларның 71,37 проценты тавыш биргән

Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстан Республикасы җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау үтә.

Район территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, районда сайлаучылар исемлегенә кертелгән 13 мең 603  якташыбызның 71,37 проценты, ягъни 9708се бюллетеньнәр алган.

Сайлаулар бер көн генә үтә. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе». 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Райондагы ике җирлектә: Иске Котышта һәм Түбән Кәминкәдә җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза.

Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев