Чирмешән районы башлыгы гаиләсе белән тавыш бирде
Безнең районда

Чирмешән районы башлыгы гаиләсе белән тавыш бирде

Район җитәкчесе Рамил Айбатов бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендәге сайлау участогына тормыш иптәше һәм улы белән килде.

-Сайлау тыныч матур бара, рәхмәт, районыбыз халкы иртәдән үк бик актив, - диде ул. -Тотрыклылык, тормыш сыйфаты тагын да яхшырсын өчен тавыш бирәм.

Айбатовлар сайлау участогы янында гаиләләре белән, республикада игълан ителгән фотобәйге кысаларында, махсус беләзекләр тотып, фотога да төштеләр.

Марат Гомәров фотолары.


Нет комментариев