Чирмешән укучыларына һөнәр сайларга булышалар
Безнең районда

Чирмешән укучыларына һөнәр сайларга булышалар

Район җитәкчелеге, Чирмешән аграр техикумы вәкилләре һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре барлык мәктәпләрдә дә ата-аналар белән очрашачак.

Әлеге җыелышларда санкцияләнмәгән чараларда катнашкан өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы һәм 8-9 сыйныф укучыларының әти-әниләре белән һөнәр сайлау  турында сөйләштеләр.

Техникум вәкилләренең үзләрендә белем алу шартлары турында чыгышлары ата-аналарда зур кызыксыну уятты. Киләчәктә “Ачык ишекләр көне” уздыру да планлаштырыла.

Ата-аналар җыелышлары иң әүвәл Шешминка, Иске Үтәмеш, Лагерка мәктәпләрендә узды. Бәйрәм ялларыннан соң мондый очрашулар калган мәктәпләрдә дәвам итәчәк.

фото: архив


Нет комментариев