Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының кайбер оешмалары җылылыкны үз биналары янында төзелүче котельныйлардан алачак

Бу ягу сезонында Чирмешән лицее, район газетасы редакциясе, “Каенкан”, “Чишмәкәй” балалар бакчалары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район полиция бүлекчәсе җылылыкны модульле котельныйлардан алачак.

“Каенкай” балалар бакчасы белән район газетасы редакциясенең икесенә бер модульле котельный куела. “Чишмәкәй” балалар бакчасының да, лицейның да шундый үз котельныйлары булачак. Модульле котельныйлар кайтарылган да. “Щит” җәмгыяте эшчеләре өч участокта да, паралель рәвештә, аны урнаштыру өчен, фундамент ясыйлар. Җылыүткәргеч торбалар һәм кабель салу өчен трассалар казыла.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә һәм район полиция бүлекчәсендә эчке (внутренний) котельныйлар куела. Бу объектларда да моңа кагылышлы ремонт-төзелеш эшләре бара.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев