Чирмешән районының “Экояз-2022” бәйгесе җиңүчеләре билгеле
“Экояз-2022” республика бәйгесенең район этабы җиңүчеләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бүләгенә лаек булдылар. Бәйге җиңүчеләрен Чирмешәнгә килеп котладылар.
Район үзәгендәге Чишмәкәй балалар бакчасы “Экобакча” номинациясендә җиңүче, ә Яңа Элмәле урта мәктәбе - “Экомәктәп” номинациясеендә. Бәркәтә авылыннан Мусиннар гаиләсе “Экогаилә” номинациясендә бүләкләнде.
-Бәйгенең район этабында дистәләп балалар бакчасы, мәктәп һәм дүрт гаилә катнашты, - диде район административ комиссиясе секретаре Рамилә Рәхмәтуллина. – Алар конкурска табигатьне саклау, тәртипкә китерү буенча ел дәвамында башкарылган эшләрен тәкъдим иттеләр. Шулар арасыннан иң-иңнәр сайлап алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев