Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында янгын турында хәбәр итүче 424 җиһаз урнаштырылачак

Районда янгын турында хәбәр бирүче 424 җиһаз – извещательләр кайткан.

Республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында, агымдагы елның яз айларында безнең районда республика бюджеты хисабына янгын турында хәбәр итүче 424 җиһаз урнаштырылачак.

Әлеге техник средстволарны аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалар яшәүче фатирларга һәм йортларга бушлай куячаклар. Бу җиһазларның вакытында сигнал бирүе ел саен республикада уннарча гомерне  саклап калырга мөмкинлек бирә.

-Автоном янгын турында хәбәр бирүче җиһазлар кайтарылды да, якындагы  көннәрдә аларны зоналар буенча бүләбез, - ди 135 нче Чирмешән янгын – коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин. –Социаль яклау бүлеге биргән исемлек буенча урнаштыра башлаячакбыз. Бу эш белән безнең янгын часте һәм Лашман, Ульяновка, Бәркәтә һәм Күтәмә авылларындагы аерым пост хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк. Әлеге җиһазлар бушлай куела. Моңа кагылышлы сораулар булса, янгын частена шалтыратырга мөмкин.

фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев