Чирмешән районында июнь аенда 6 пар гаилә корырга җыена
Безнең районда

Чирмешән районында июнь аенда 6 пар гаилә корырга җыена

ЗАГС бүлегендә никахны рәсмиләштерү өчен, бер ел алдан гариза биреп куярга мөмкин.

Апрель аена ике пардан гариза керсә, ә менә майда, әлегә, гаилә корырга теләүчеләр күренми. Июньдә мондый тантаналар күбәячәк, бүгенгә 6 пардан гариза кергән, июль аена да 3 гариза бар.

Район ЗАГС бүлеге мартта өч парның никахын рәсмиләштергән, ел башыннан 11 яшь гаилә барлыкка килгән. Үткән елның бу чорында да шулкадәр пар кавышкан булган.

фото: архив


Нет комментариев