Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында быел биш мунча, бер йорт янган

Яз-җәй айларында янгыннар куркынычы арта. Бу елның дүрт аенда гына да районда янгын чыгуның алты очрагы теркәлгән, бишесендә мунчалар, берсендә, Лашман авылында, торак йорт янган. Бәхеткә, аларда үлем-китем юк. Янгын сүндерүчеләргә 10 тапкыр ут капкан чүпне сүндерергә туры килгән. Соңгысы әле 2 май көнне генә, Бәркәтә авылында булган. 2014 елның...

Яз-җәй айларында янгыннар куркынычы арта. Бу елның дүрт аенда гына да районда янгын чыгуның алты очрагы теркәлгән, бишесендә мунчалар, берсендә, Лашман авылында, торак йорт янган.

Бәхеткә, аларда үлем-китем юк. Янгын сүндерүчеләргә 10 тапкыр ут капкан чүпне сүндерергә туры килгән. Соңгысы әле 2 май көнне генә, Бәркәтә авылында булган. 2014 елның шул чорында 4 янгын һәм 3 чүп яну очрагы теркәлгән.
-Янгын белән бәйле күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен җәй айларында урманнарда һәм шулай ук торак биналар янында учак ягу тыела, - ди районара күзәтчелек эшчәнлеге начальнигы Нурмугамет Арсуев. - Саф һавада ял итәргә яратучылар шашлыкны бары махсус урыннарда гына кыздырырга яраганлыгын онытмасыннар иде.
Күпчелек очракта янгын ял итүчеләрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Сүндерелмәгән учак яки тәмәке төпчеге кешеләр тормышына куркыныч тудыра. Янгын аркасында урман, торак яки техника зыян күрсә, гаепле кеше административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән гражданга - 2 меңнән - 5 меңгә, җаваплы затларга - 25 меңнән - 40 мең, юридик затларга 300 меңнән - 500 мең сумга кадәр штраф каралган.
Янгыннар килеп чыгуны кисәтү максатында барлык гражданнардан, оешма һәм предприятие җитәкчеләреннән түбәндәге кагыйдәләрне үтәү сорала:
-үзеңә караган территорияне янучы чүп-чардан, коры үләннән чистартырга, биналар янында һәм гомумән чүпне яндыру тыела;
-янгын гидрантларына юллар ачык булырга тиеш;
-янгын сүндерү җайланмаларының эшче хәлдә булуын тикшерергә;
-һәр торак йорт янында 200 литрлы савытларда су торырга, янгын сүндерү җиһазлары булырга тиеш.
Янгын куркынычсызлыгының гади генә кагыйдәләрен үтәү дә сезне күңелсезлек очракларыннан саклар, якыннарыгызның тормышына куркыныч китермәс.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Янгыннар