Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы башлыгы подписка бүләк итте

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин “Подписка бүләк ит!” хәйрия акциясенә кушылды, ике чирмешәнлене икенче яртыеллыкка “Безнең Чирмешән”, “Наш Черемшан” газетасына яздырды.

Район газетасының тугры укучылары – Анна Суворова һәм Наҗия Галимова район җитәкчесенә бик рәхмәтле.

Гомере буе район газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшләгән Анна Федоровнага “Наш Черемшан” кадерле кунак кебек. Ул республика газеталарын алдырмый, тик бер вакытта да “районка”сыз калганы юк. Агымдагы елның беренче яртысында аңа газетаны кызы Татьяна яздырган, 2021 елда район газетасы редакциясе бүләк иткән басманы укыган.

-Мин газетаның нинди юллар аша укучы кулына барып җиткәнен беләм. “Наш Черемшан”ның һәр санын көтеп алам һәм башыннан алып ахырына кадәр укып чыгам, кайбер язмаларга кат-кат әйләнеп кайтам, - диде Анна Федоровна. – Җомга саны белән килгән газетадан (вкладыш) республика хәбәрләре белән дә танышам. Газетаның сыйфаты елдан-ел яхшыра, без эшләгән вакыттагы белән чагыштырырлык та түгел. Район хәбәрләре белән шуннан танышам, анда барлык темаларга да урын күп бирелә.

Район газетасын элек тә яратып укыган Наҗия әбигә ул бүген аеруча тансык, тыл хезмәтчәне аягын авырттырып урын өстендә ята. Наҗия Хаҗи кызы көннәрен догалар, газета укып уздыра, җанына шулай тынычлык таба.

-Әле ярый янымда караучыларым бар. Мине тәрбияләүче социаль хезмәткәр Ландыш Галимовага һәм күршем Рамилә Мортазинага  зур рәхмәт, - ди Наҗия әби.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев