Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Республикада биологиядән максималь балл җыйган алты укучының берсе – Чирмешән кызы Камилә

Биологиядән бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыйган, Чирмешән лицеен тәмамлаган Камилә Гайнуллина хирург булырга тели. Республикада бу фәннән максималь бал җыйган алты укучының берсе – безнең Камилә.

Сынаулар, чыгарылыш кичәләре артта калды, кичәге укучылар, абитуриентлар дисәк тә була, кулларына аттестат алдылар. Алар бүген җиде юл чатында, кем кайсы юнәлешне сайларга тели, шул уку йортына документлар тапшыру белән мәшгуль.

Камилә химия нәтиҗәләреннән (93 балл) бик канәгать булмаса да, биологиядән максималь балл күргәч, ышанып бетмичә, ноутбугындагы битне кат-кат яңартып караган. Ә рус теленнән 94 балл җыйган.

-Камилә, нинди балларга өметләнгән идең? – дип сорадым аңардан.

-95 тән аз булмас дип көттем. Биологиядән генә бер җавабыма шикләнеп торган идем.

 

-Нәтиҗәләр көткәндә компьютер  сүнеп тормады, төнлә торып та карый идем, - дип ул вакыттагы кичерешләре белән уртаклашты Камиләнең әнисе Айсылу. – Камилә биология нәтиҗәләрен әйткәч (эштә идем), шатлыктан, кычкырып җибәрдем. Бик нык әзерләнде инде, вакыт-вакыт кызганып та куя идем, хәер, тырышлыгы бушка китмәде.

-Имтиханнарга ничек әзерләндең, вакытыңны ничек бүлдең?

-Үткән елның августында ук химия һәм биологиядән тугыз айга вебинар сатып алдык. Рәхмәт, әни гел ярдәм итеп торды. Атнага җиде көн, химия белән биологиядән чиратлап, дүртәр сәгать шөгыльләндем, Казанга олимпиадага барганда да ноутбугымны үземнән калдырмадым. Менә шул вебинарлар ярдәм итте дә инде, ансыз мондый баллар җыя алмаган булыр идем. Соңгы айда рус теле буенча да берничә вебинар дәрес алдым. Рус теле укытучым Татьяна Фроловага, математикадан белем биргән Венера Җамалтдиновага рәхмәт, аларның ярдәме зур булды. Үзеңне мәҗбүр итеп, алдыңа максат куеп шөгыльләнергә, вакытны дөрес бүлә белергә кирәк. Вебинарлардан тыш мин өстәмә китаплар да укыдым.

-Камилә, син бит әле актив волонтер да...

-Әйе, волонтерлыкка да вакыт табарга тырыштым, Бөтенроссия халык санын алуда катнаштым, район яшьләр эшләре сәясәте бүлеге оештырган акцияләргә кушылдым, чишмәләр дә чистарттык. 9-10 сыйныфларда районның мәдәни эшләрендә дә катнаштым, театрда уйнадым.

 

-Югары уку йортларына кергәндә волонтерлык эшенә өстәмә баллар бирелә диләр.

-Төрле уку йортларында баллар исәпләү төрле, алтын медаль өчен дә баллар өстәлергә тиеш.

-Камилә, нинди һөнәр сайларга телисең?

-Хыялым – хирург булу. Санкт-Петербургка барып укырга телим, ничек булыр, башка кайбер төбәкләрдәге медицина университетларына да документлар тапшырам. 9 сыйныфка кадәр, бәлки, архитектура, дизайнер юнәлешендә китәрмен дигән уем бар иде. Соңгы ике елда, табиб булу хыялын алга куеп, бар көчемне химия, биология фәннәрен өйрәнүгә юлладым. Әби бер туганы табиб булган дип сөйләгән иде, бәлки, мал табибы булып эшләгән бабай да этәргеч биргәндер. Бәләкәй вакытта, бабай белән аның эше буенча йөрергә ярата идем.

-Синең хоббиларың да бар бит әле...

-Рәсем ясарга яратам, балалар сәнгать мәктәбен тәмамладым. Беренче сыйныфтан башлап, картиналар чигә башладым, моңа әбием өйрәтте. Әби үзе чиккәндә, миңа да гади генә рәсемнәр бирә иде. Хәзер инде зур картиналар чигәм. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып бетергәч, буш вакыт күбәйде, соңгы вакытта кул эшләре белән ешрак шөгыльләндем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев