Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән эшмәкәре батыр якташыбыз истәлегенә куелган стеланы яңартты

12 ел элек, кораллы җинаятьчене тоткарлаганда, гомере өзелгән якташыбыз Мирсәет Кәбиров истәлегенә, үзе яшәгән урамда бастырылган стела һәм һәлак булган урынында куелган чардуган яңартылды.

-Хезмәттәшебезнең батырлыгы мәңгелек. Без аны онытмыйбыз. Мирсәетнең истәлеген саклаучы әлеге стеланы да даими карап торабыз. Быел безгә бу эштә Ульяновка авылы эшмәкәре Петр Проковьев үз ярдәмен тәкъдим итте, - диде Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлегенең ветераннар Советы рәисе Наилә Мәссарова. – Ул стеланы буяп, яңартып куйды. Мирсәет Мирсәяф улының һәлак булган урынында куелган чардуган да яңа төс алды. Петр Захарович аны да үз мастерскоена алып кайтып, чистартып, махсус, чыдам буяу белән буяды. Бүлек каршындагы эскәмияләрне дә яңартып куйды. Якташ эшмәкәребезгә хәйриячелек кысаларында башкарган бу изге эшләре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Кылган игелекләре үзенә дә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Хезмәттәшләре Мирсәетнең әти-әниләрен дә онытмыйлар, хәлләрен белеп, ярдәм итеп торалар.

2009 елның 23 декабрендә, кораллы җинаятчене тоткарлаганда, граната шартлап, 40 яшьлек милиция майоры Мирсәет Кәбировның йөрәге тибүдән туктады. Вафатыннан соң, аны Батырлык ордены белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев