Район инвалидлар оешмасы хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен олимпия уеннары бәйрәме оештырды. Ул Халыкара Олимпия көненә багышланган иде.
Оешма бинасы каршындагы мәйданчыкта балалар өстәл уеннарында катнаштылар, шахматчыларга да көчләрен сынап карарга мөмкинлек булды. Кайберләре кызыклы спорт уеннарында катнаштылар: сикерделәр, йөгерделәр дә. Чарада катнашкан берәү дә бүләксез калмады, татлы призлар да күп иде.
Нет комментариев