Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Булачак солдатларга саулык җитми

Армиягә китәчәк никрутларның яртысы диярлек сәламәт түгел. Район мәдәният йортында үткән "Никрутлар көне"нә районыбызның төрле авылларында яшәүче 30 егет килде. "Никрутлар көне" елына ике тапкыр: көзге һәм язгы чакырылыш башлангач үткәрелә. "Әлеге чара барышында без булачак солдатларның хәрби хезмәткә әзерлеген бәялибез, - ди ТР Хәрби комиссариатының Чирме-шән районы буенча бүлеге...

Армиягә китәчәк никрутларның яртысы диярлек сәламәт түгел.

Район мәдәният йортында үткән "Никрутлар көне"нә районыбызның төрле авылларында яшәүче 30 егет килде.
"Никрутлар көне" елына ике тапкыр: көзге һәм язгы чакырылыш башлангач үткәрелә.
"Әлеге чара барышында без булачак солдатларның хәрби хезмәткә әзерлеген бәялибез, - ди ТР Хәрби комиссариатының Чирме-шән районы буенча бүлеге начальнигы Рафил Идрисов. - Кызганычка каршы, соңгы вакытта егетләребезнең саулыгы мактанырлык түгел. Комиссия узган якташларыбызның
10-12се генә сау-сәламәт, 50 процентының исәнлекләре какшаган".



Булачак солдатлар гер күтәрү, противогаз кию, пневматик винтовкадан ату һәм автомат сүтеп җыю буенча көч сынаштылар.
"Ярышлар авыр булды дип әйтә алмыйм. Боларның барысын да мәктәптә өйрәнгән идек", - ди Утыз Имән егете Руслан Кыямов. Руслан Әлмәт нефть техникумында белем ала.
"Армиягә барасың киләме?" - дигән сорауга: "Әйе, барасым килә. Минемчә, һәр ир - егет армиядә хезмәт итәргә тиеш", - дип җавап бирде ул.
Күтәмә егете Владимир Савелькин да армия сафларында хезмәт итергә кирәк дип саный.
Бәйрәмнең тантаналы өлешенә никрутларның әти-әниләре һәм Чирмешән мәктәпләренең өлкән класс укучылары чакырылган иде. Бүгенге чарада катнашучыларны муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов та сәламләде һәм булачак солдатларга уңышлар, сау-сәламәт булып, яхшы хезмәт итеп кайтуларын, ә ата-аналарга сабырлык теләде.
Әлеге чарада егетләргә чакыру кәгазьләре, авыл җирлекләре исеменнән истәлек бүләкләре тапшырдыла.


Гөлсирә Гарифова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан призыв