Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Сережкинның барлыкка килү тарихын искә төшерделәр

Авыл мәдәният йортында Иске Сережкино авылы көне узды.

Безнең авылга Калмыково авылыннан чыккан кешеләр 1747 елда нигез салганнар. Ул вакытта Себергә өч юл алып барган. Әлеге юлларның берсе Сембер – Тимәш (хәзерге Шентала районы) – Урманасты Андреевка – Иске Афонькә – Мордва Кармалкасы – Карабаш – Дымка маршруты буенча үткән. Алга таба юл икегә бүленгән: берсе Чиләбегә, икенчесе Оренбургка юнәлгән.

Бу вакытта Чирмешән ныгытмасыннан көнчыгышка таба җәелгән территорияләрдә дә халык яшәми. Россия хөкүмәте әлеге җирләрне яшәргә бирү турында карар кабул итә. Сезонлы эштә йөрүчеләргә 1746 елда җир бүлеп бирелә, алар шунда киләсе елда да әйләнеп кайтырга тиеш була. 1747 елда да бу юл буйлап олаулар килә. Юлаучыларның бер төркеме, аерылып, монда төпләнергә һәм яшәргә кала. Шулай итеп яңа торак пунктлар барлыкка килә. Шундый аерым төркемнәрнең берсе Ачалга елгасында Иске Сережкино авылын төзи. Авылыбыз тарихы 1747 елдан башлана.

Очрашуга бик күп кеше кайтты. Әйтик, Алексей Корнилов, Петр Алфеевларның, еракта яшәгәнлектән, күптән туган якларына кайтканы булмаган.

Җирле үзешчән артистлар концерт куйды. Сәхнәдә Анна Петрова, Надежда Ермишова, Елена Борисова, Галина Корнилова, Лидия Абрамова, Валентина Кириллова, бертуган Абравниковлар, гармунчылар Николай Липатов, Алик Илюхин, Сергей Липатов чыгыш ясады. Концерттан соң дискотека да оештырдылар.

Иске Сережкино авыл мәдәният йорты мөдире Галина Корниловага, авыл көненә килгән артистларга, гармунчыларга, авылдашларга, чараны шәп итеп оештырган өчен, зур рәхмәт.

Евгений Илюхин.

Иске Сережкино.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев