Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Безнең Хәкимә – дөньяда бер

Кайбер гаиләләрдә килен кайнана-кайната, ир туганнары белән уртак тел таба алмыйлар, этле-мәчеле кебек яшиләр. Ә менә безнең Хәкимә киленебез, киресенчә, барыбызга да бик яхшы. Аны киленгә санамыйбыз, ул туганыбыз, сеңлебез кебек. Югары Чегодай авылы кызы Хәкимә энебез Бадаев Фәриткә кияүгә чыгып, Әмиргә килгәннән бирле, беркайчан һәм беребезгә дә караңгы чырай...

Кайбер гаиләләрдә килен кайнана-кайната, ир туганнары белән уртак тел таба алмыйлар, этле-мәчеле кебек яшиләр. Ә менә безнең Хәкимә киленебез, киресенчә, барыбызга да бик яхшы.


Аны киленгә санамыйбыз, ул туганыбыз, сеңлебез кебек. Югары Чегодай авылы кызы Хәкимә энебез Бадаев Фәриткә кияүгә чыгып, Әмиргә килгәннән бирле, беркайчан һәм беребезгә дә караңгы чырай күрсәтмәде. Гел шундый. Кайчан кайтсаң да, аның ашы пешкән, мунчасы яккан булыр. Мал-туар янында гел өлгер. Өй дә, өй тирәсе дә ялт итеп тора. Вакытын беркайчан бушка уздырмас, үзенә гел шөгыль таба. Арыганын сиздерә белми, йөзеннән елмаю китми. Авылда ихтирамлы кеше киленебез.

Әти-әниләребезне исән чакларында кадерләп тәрбияләде, аларны шартына китереп, мәңгелеккә озатуны да йолаларыбыз буенча оештырды. Рәхмәт яусын, без дә, тирә-күршеләр дә кыен, авыр, хәсрәтле вакытта аның ярдәмен тоябыз. Энебез Фәрит өчен ул - тырыш, тугры хатын, балалары өчен кадерле, кайгыртучан, үрнәк әни.

Авылдагы төп йортта инде егерме биш ел гаилә җылысын саклаучы, безне - туганнарны, безнең балаларны, оныкларны да кунак кебек каршылаучы Хәкимәбезне, барлык туганнар исеменнән, тиздән булачак юбилее белән тәбрик итәбез, саулык, бәхет, имин тормыш телибез.

Әхәт һәм Гөлсинә Нуруллиннар.

Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined хатлар