Яңгырлар сирәгәйде
Август аенда норма буенча явым-төшем 56 миллиметр булырга тиеш, тик бу айда бездә яңгырның тамганы да юк. Яздан бирле 171,6 миллиметр явым-төшем булган (норма - 195). Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре күзәтүләренә караганда, апрель аенда яңгырлар 12,8 миллиметр тәшкил иткән, норма буенча 32 миллиметр тиеш (былтыр бу айда...
Август аенда норма буенча явым-төшем 56 миллиметр булырга тиеш, тик бу айда бездә яңгырның тамганы да юк.
Яздан бирле 171,6 миллиметр явым-төшем булган (норма - 195). Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре күзәтүләренә караганда, апрель аенда яңгырлар 12,8 миллиметр тәшкил иткән, норма буенча 32 миллиметр тиеш (былтыр бу айда - 21).
Майда 36 миллиметр урынына 31,9 миллиметр яңгыр яуган. Ә менә июнь яңгырлар белән сөендерде - 93,3 миллиметрга ук җиткән (норма -63). Июльдә 63 миллиметр явым-төшем тиеш (норма) булса да, ул 27,2не генә тәшкил иткән (былтыр бу айда - 19,4).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев