Түбән Кәминкә мәктәбе бинасында урнашкан “Умырзая” балалар бакчасы ерактан ук күзгә ташлана. Балалар мәйданчыгы ачык төсләргә буялган. Аны бакчада үстерелгән суганга алмаштырып алган буяу белән матурлаганнар.

-Бакчада үстерелгән уңышның үзебездән артканын сатып, уенчыклар да алдык, - ди бакча мөдире Алсу Шарапова. – Шәхси эшмәкәр Альберт Латыйпов биргән ике дистә бакча җиләге үсентесен үрчетеп, җиләк мәйданарын шактый зурайттык. Бакча белән хушлашучы балаларның ата-аналары, матур гадәт буенча, җимеш агачлары утыртып калдыра. Бездә ике груша, бер алма агачы тамыр җибәрде. Бакчада тәрбияләнүче балалар аларга су сибеп тора, бу үзенә күрә бер тәрбия чарасы.

Бүген “Умырзая”га 8 бала йөри, шуларның икесе игезәкләр. Быел өч сабый мәктәпкә киткән. Киләсе елда бер бала бакча белән хушлашачак. Авылда монда килерлек яшьтәге тагын ике бала бар.


Алсу Шарапова фотолары.
Нет комментариев