Татарстанда җылыта башлый, яңгырлар да кими
Бу атна ахырында Татарстанда һава торышы бераз җылыначак, ә киләсе атна башында күбесенчә коры һава көтелә. Якындагы көннәргә мондый фараз белән ТР Гидрометеорология үзәге уртаклашты.
Бүген һәм иртәгә, 16 һәм 17 августта, төбәктә бераз яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан исә. Җомга көнне аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәя ала.
16 августта көндез 14-19 градус җылы булачак, шимбә көнне җылырак — 18-23 градус.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев