Татарстанда бүген +20 градуска кадәр җылы булачак
Белеп торыгыз

Татарстанда бүген +20 градуска кадәр җылы булачак

Чәршәмбе, 2 октябрьдә, Татарстанда явым-төшемсез җылы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бераз болытлы булуы ихтимал, урыны белән көчле җил секундына 12 метрга кадәр җитәр дип фаразлана.

Төнлә температура +2 дән +7 градуска кадәр, кайбер районнарда термометр баганалары 0...+2 градуска кадәр, ә түбән урыннарда -4 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава 15-20 градуска кадәр җылыначак.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якындагы ункөнлектә Татарстанда температура климатик нормадан өч градуска югарырак булачак, ул республика буенча +7,4.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев