Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Нишләтергә бу төлкеләрне: яңаэлмәлелеләр шушы җәнлектән зарлана

Яңа Элмәле авылының кайбер урамнарында көпә-көндез үк төлкеләр йөри башлаган. Монда үткән җыенда халык чаралар күрүне үтенә.

Авылларда халык җыеннары дәвам итә. Сала кешеләре үзләрен борчыган гозер-үтенечләрне сходларда катнашучы район җитәкчеләренә ирештерергә тырыша.

Иске Элмәледә Ключевая урамы юлы бик начар. Аны ясарга өметләндерделәр: 2026 ел программасына кергән, ди, ничек булыр. Чернышевский урамының бер  ягы гына вак таш өслекле, андагы халык та юл сорый.

Дөрес, авыл җирлеге башлыгы Илдар Замалетдинов әйтүенчә, авыл юллары соңгы елларда шактый яхшырган. Республика программасы буенча Ленин урам юлына, Иске Элмәле зираты юлына вак таш түшәлгән. Авыл җирлеге хисабына Николаев урамы юлына вак таш салганнар, Иске Элмәле зираты янындагы мәйданчыкны киңәйткәннәр.

Яңа Элмәледә ындыр табагыннан авыл мәдәният йорты арасындагы юл нык тузган иде, аны да узган елда яңадан асфальтладылар. Совет урамының клубтан алып мәктәпкәчә булган арадагы юлга вак таш салганнар. Чернышевский, Киров урамнарына да яхшы юл кирәк.

Ә төлкеләргә килгәндә, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Мостафин моны хуҗасыз этләрне аулаганда, параллель рәвештә төлкеләрне тотып алырга кирәк булачак, диде.

Ни кызганыч, демография проблемасы Яңа Элмәле авыл җирлеге авылларына да хас. Әнә җирлектәге шушы ике авылда – Яңа Элмәледә һәм Иске Элмәледә туган 7 баланың әти-әниләренең ник берсе авылда торсын. Яшәүләре – шәһәрдә, авылда пропискада гына. Бала булмау сәбәпле, 2024 елда Яңа Элмәледә балалар бакчасын да ябарга туры килгән. Бүген Яңа Элмәледәге мәктәптә – 24, Иске Элмәледә 52 укучы белем ала. Иске Элмәледәге балалар бакчасында 13 сабый тәрбияләнә…

Яңа Элмәле авыл җирлегенең үз гербы һәм флагы бар. Быел аларны авыл башкарма комитетының административ бинаны ачу тантанасында җирлеккә тапшырдылар.

Иске Элмәледән фоторепортаж

Яңа Элмәледән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев