Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мандарин нервларны тынычландыра

Мандаринда бик күп С витамины бар. Әлеге җимеш пектиннарга, минераль тозларга, Д, К, В1, В2 витаминнарына һәм эфир майларына да бай. Составында лимон кислотасы булу сәбәпле, мандаринның йомшак өлеше нитратларны һәм башка зарарлы матдәләрне үзенә җыймый. Мандаринда лимон кислотасы күп, шуңа күрә анда беркайчан да нитратлар булмый.

"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан

Иң файдалы үзенчәлек­лә­ренең берсе – мандарин организмга көзге-кышкы чорда югалган витаминнарны кайтарырга булыша. Эчәсе килүне баса, организмны кирәкле күләмдә С витамины белән баета, өлешчә тән температурасын төшерергә булыша. Кабыгы ашкайнатуны яхшырта, ютәлне йомшарта.

Галимнәр мандаринны еш ашау йөрәк авыруларын кисәтә, кан тамырларындагы холестеринны киметә дигән нәтиҗәгә килгән. Витаминнарга бай бу җимеш аппетитны арттыра, күз күремен, матдәләр эш­чән­леген яхшырта.

Мандарин файдалырак булсын өчен, аны чистартканнан соң калган ак тышчасы белән бергә ашарга кушалар. Анда йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытучы матдәләр бар.

Мандарин – бик шәп антидепрессант. Аның төсе нерв системасын тынычландыра, организмның тонусын күтәрә. Мандаринны бигрәк тә авырлы хатын-кызларга ашарга киңәш ителә. Чөнки йөклелекнең икенче триместрында организмда С витаминына кытлык сизелә башлый. Шулай да мандарин аллергия чыгарырга мөмкин. Әмма норманы сак­лаган очракта куркынычы юк. Мандарин кабыгыннан ясалган төнәтмә (1 мандарин кабыгы + 1 стакан кайнаган су) токсикозны киметә, күңел болгануны, косуны бетерә.

Җимешнең өлгергән булу-булмавын кабыгына карап чамаларга мөмкин. Сусыл, баллы мандарин тыгыз, шома булырга тиеш. Кабыгын учка салып кысканнан соң сок бүленеп чыга икән, димәк, өлгергән. Җит­леккән җимеш башкаларына караганда авыррак та була. Кабыгы яньчелгән, бәрелгән, йомшаган икән, андыен сатып алмагыз.

!Эчәкләрендә йогышлы авырулар булганнарга, ашказа­ны җәрәхәтеннән интегүчеләргә мандарин ашарга ярамый. Мандарин ашказанындагы әчелекне арттыра һәм эчәк­ләрнең лайлалы тышчасына тискәре йогынты ясый, бөер­ләргә дә зарар салырга мөмкин. Гепатит, нефрит һәм холецистит булганда, мандарин ашаудан тыелып торырга киңәш ителә.

Мандарин составында шикәр күп, аны кирәгеннән артык ашау шикәр авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Иң көчле аллергеннарның берсе ул. Шуңа күрә баланың көненә күпме мандарин ашаганын контрольдә тотарга кирәк.

akcharlak.com

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән мандарин

2
X