Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Лашманның үз янгын сүндерүчеләре бар

Лашман янгынга каршы аерым посты 2 ай элек кенә эшли башласа да, биредәге егетләр беренче чирканчыкны алырга өлгергәннәр - авылда чыккан янгынны сүндерүдә катнашканнар. Пост начальнигы Ирек Сәлахов сүзләренә караганда, тиешле допуск алу өчен бер ай өйрәнүләр үтү хезмәткә кергән егетләрне күп нәрсәгә өйрәткән. Ә калганын тормыш үзе төшендерә ул....

Лашман янгынга каршы аерым посты 2 ай элек кенә эшли башласа да, биредәге егетләр беренче чирканчыкны алырга өлгергәннәр - авылда чыккан янгынны сүндерүдә катнашканнар.

Пост начальнигы Ирек Сәлахов сүзләренә караганда, тиешле допуск алу өчен бер ай өйрәнүләр үтү хезмәткә кергән егетләрне күп нәрсәгә өйрәткән. Ә калганын тормыш үзе төшендерә ул.
-Дөрес, эшкә алганда ук алар конкурс аша үттеләр, - ди Ирек Әсхәт улы. - Хезмәткәрләрнең уртача яше 30дан кимрәк. Физик әзерлек буенча да зачет тапшырырга туры килде. Армия хезмәтен үткән, начар гадәтләре булмаган, җитди егетләр генә урнаша алды. Алты хезмәткәрнең бишесе шушы авыл җирлегеннән. Монысы да мөһим, бәла-каза чыккан очракта хезмәткәрләр ярдәмгә һәрчак әзер.
Лашман авылында янгынга каршы аерым пост булдыруга республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров башлангычы белән ирешелә. Моның өчен элеккеге колхозның яраксыз хәлдәге янгын депосын капиталь ремонтларга, тирә-ягын төзекләндерергә, замана таләпләренә туры китереп җиһазларга, янгын сүндерү машиналары кайтартырга туры килә.
Әлеге пост 12 километр радиустагы әйләнә-тирәдә урнашкан 9 авылга хезмәт күрсәтә.
Әмма аерым очракларда - зур янгыннар булганда янгын сүндерүчеләрне башка торак пунктларга да чакыралар. Радик Натин, Ленар Сәгыйров, Нәсим Тимерҗанов, Марс Миннебаев һәм Максим Павлов Ирек Сәлахов җитәкчелегендә, тәүлекләп кизү торалар, райондашларыбызның иминлеген саклыйлар. Ут-мазар чыккан очракта янгынга каршы хезмәтнең Лашман аерым постына 01 яки 2-93-34 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Биредә эшли башлаган егетләргә исә янгын сүндерүчеләрнең һөнәри теләкләрен юллыйк: рукавларыгыз һәрчак коры торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман янгынга каршы аерым режим постановление ДЕПО