Белеп торыгыз

Ике түгел, дүртәү

Кәшиф абзыйларга көтмәгәндә килеп кергән авыл җирлеге башлыгы кайберәүләрнең су кулланган өчен вакытында түләмәүләреннән зарланып куя. -Үзләре генә түгел, маллары да су эчә бит,- ди ул. -Сезнең кәҗәләр күпме соң әле? -Без көннекен-көнгә түләргә гадәтләнгән, бурычыбыз юк,- ди Кәшиф бабай. - Ә кәҗәләр һаман икәү. -Юк, минем су өчен әҗәтләрне...

Кәшиф абзыйларга көтмәгәндә килеп кергән авыл җирлеге башлыгы кайберәүләрнең су кулланган өчен вакытында түләмәүләреннән зарланып куя.

-Үзләре генә түгел, маллары да су эчә бит,- ди ул. -Сезнең кәҗәләр күпме соң әле?
-Без көннекен-көнгә түләргә гадәтләнгән, бурычыбыз юк,- ди Кәшиф бабай. - Ә кәҗәләр һаман икәү.
-Юк, минем су өчен әҗәтләрне барлап йөрүем түгел, маллар өчен субсидия кайта, кемдә күпме сыер һәм кәҗә асралуын белешүем, - ди авыл башлыгы.
Баштарак почмакта гына утырган, сүзгә кушылмаган Хәнифә әби исә картына үпкәләгән сыман:
-Кит инде, бабай, хәтерең юк та инде, безнең бит кәҗәләр дүртәү, дүрт дип яз, Кәрим,- ди.

кәҗә Кәшиф

Нет комментариев