Чирмешән районы кадетлары геройларга тигезләнә
Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары үзәк балалар китапханәсендә Әфган сугышында катнашкан якташыбыз Рашат Гарифуллин белән очраштылар.
Ватан Геройлары көне алдыннан, “Геройларга тигезләнү” исеме астында оештырылган патриотик сәгатьтә кадетлар Әфган җирендә интернациональ бурычын үтәгән чик сакчысы белән җанлы әңгәмә кордылар. Кунак армия хезмәте вакытындагы истәлекләре белән уртаклашты, укучыларның сорауларына җавап бирде. Чара барышында “герой”, “батырлык” сүзләренең мәгънәсе, герой булу өчен нинди сыйфатлар кирәклеге турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев