Чирмешәндә кадетлар ант бирделәр
Белеп торыгыз

Чирмешәндә кадетлар ант бирделәр

Шушы көннәрдә кадетлар мәктәп-интернатында традицион бәйрәм узды – быел укырга кергән укучыларны кадетларга кабул иттеләр, алар Ватанга тугры булырга тантаналы төстә ант бирделәр.

Килгән кунаклар: ата-аналар, район комиссары Дмитрий Палаткин, Үзәк хәрби округның хәрби инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов кадетларны кайнар тәбрикләделәр, алар яхшы укып, бар яктан да өлгер булырга тиеш диделәр.

фото: cheremshan.tatarstan.ru


Нет комментариев