Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында балалар бакчалары ничәгә кадәр эшли?

Эштән кайбер көнне соңрак кайтырга туры килә. Кызыбызны балалар бакчасыннан алып өлгерә алмыйбыз. Тәрбиячеләр ничәгә кадәр эшләргә тиеш икән? Бакчаның ничә сәгать эшләвенә карап, ата-аналарның түләүләрендә аерма бармы? Фазыйл (Чирмешән). Әлеге сорауга район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хаммәткамил Хәкимов җавап бирә: Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә расланган тәртип буенча,...

Эштән кайбер көнне соңрак кайтырга туры килә. Кызыбызны балалар бакчасыннан алып өлгерә алмыйбыз. Тәрбиячеләр ничәгә кадәр эшләргә тиеш икән? Бакчаның ничә сәгать эшләвенә карап, ата-аналарның түләүләрендә аерма бармы?

Фазыйл (Чирмешән).
Әлеге сорауга район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хаммәткамил Хәкимов җавап бирә:
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә расланган тәртип буенча, белем бирү оешмаларының биш көнлек эш атнасы белән эшлиме, я алты көнлекме - моны, Уставына таянып, белем бирү оешмасы үзе мөстәкыйль хәл итә. Уставлары нигезендә, район авылларындагы балалар бакчалары 9 сәгатьлек эш көне режимында эшли, ә район үзәге - Чирмешәндә ул 10,5 сәгать итеп билгеләнгән. Барлык авыл балалар бакчаларында эш вакытыннан соң бер хезмәткәрнең тагын ярты сәгать кизү торуы оештырылган.
Балалар бакчасына ул - кызларын йөрткән өчен ата-аналарның түләү күләме район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә билгеләнгән. Республика норматив документларына таянып эшләнгән карар буенча, 3-7 яшьлекләр өчен 9 сәгатьле эш көне белән атнасына биш көн эшләүче бакчаларда ата-аналар түләве - 2239, ә 10,5 сәгать эшләүче бакчаларда 2257 сум тәшкил итә.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан