Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Бөек Татария контурлары” китабы үзәк китапханәдә дә бар

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә яшәп, иҗат итүче тарихчы, тарихи китаплар авторы Нурмөхәммәт Хөсәенов Чирмешәнгә очрашуга килде. Кунак район үзәк китапханәсендә узган чарада “Бөек Татария контурлары” (“Контуры великой Татарии”) китабының беренче томы белән таныштырды.

Нурмөхәммәт Хөсәенов “Бөек Татария контурлары” китабында Бөек Тартария (Татария) дәүләте турында яза. Әлеге басмага бөтен дөньядан “татар” сүзе кергән 1500гә якын топоним, 300ләп термин, үсемлек һәм хайван исемнәре кергән. Бу хезмәттә Бөек Татария дәүләте булганын дәлилләгән 300ләп борынгы картада урын алган. Бөек Татария дәүләте чит ил карталарыннан 19 гасырда гына тулысынча юкка чыккан.

-Җир шары “татар” дигән топоним белән тулган. Мисал өчен, Япониядә – 14, Африкада 20 топоним таптык. Самурай кылычларын “tatara” (татара) корычыннан ясыйлар, ә ул корыч “татара” технологиясе буенча эретелә. Бүген чит ил халыклары безнең исем белән нәрсә дә булса атыйлар: я ул үсемлек сорты, я корабль исеме, - диде Нурмөхәммәт Нури улы.

Тарихчы татарлар, татар сүзләре белән бәйле байтак вакыйгалар турында сөйләде. Район үзәк китапханәсенә җыелган тарих белән кызыксынучылар кунакның чыгышын бирелеп тыңладылар. Автор бу китабын китапханәгә дә бүләк итеп калдырды. Якташларыбыз аның белән биредә якыннанрак таныша ала.

27 ел тарих фәнен укыткан һәм тарихны бик яхшы белгән милләттәшебез әлеге китапларны улы Илдар белән яза. Хәзерге вакытта алар бу басманың икенче томын әзерлиләр. Монысы да соңгысы түгел. Хөсәеновлар татар тарихы белән бәйле топонимика һәм борынгы картография өлкәсендәге күпьеллык эзләнүләре белән дә билгеле. Үз хезмәтләрендә Евраазияне генә түгел, ә Америкада да, Африкада да эзләре калган бердәм цивилизация булуы турындагы тезисны дәлиллиләр.

Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев