Әти булдыра
Бәйрәмнәр

Әти булдыра

Район мәдәният йортында илдәге иң яшь бәйрәм – Әтиләр көне уңаеннан “Әти булдыра” дип аталган чара узды.

Спорт залында узган бәйрәмдә җиде гаилә катнашты – әтиләр ярышты, әниләр һәм балалар көч биреп торды. Бәйге барышында әтиләр, дөрестән дә, барын да булдыруларын күрсәттеләр: кадагын да кактылар, төймәсен дә тактылар, кыскасы, хатын-кыз эшендә дә, ир-ат эшендә дә сынатмадылар.

фото: cheremshan.tatarstan.ru


Нет комментариев