Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Сабан туйлары кайда һәм ничек үткән?

Каян уйлап кына бетерәләрдер бәйрәмнәрне оештыручылар башкаларда булмаган бу кызыклы уеннарны! Узган атнада районыбыз авылларында гөрләгән Сабан туе мәйданнарында әтәч тә кудылар,  сулы тазда да биеделәр, мотоблокта узыштылар, себеркегә  атланып та ярыштылар.

Лашман Сабан туе авылның элеккеге стадион мәйданында үтте. Традицион уен, бәйгеләр белән беррәттән, монда күңел ачучылар  башларына каскалар киеп, себеркегә атланып узыштылар, күзләрне бәйләп бәрәңге чүпләделәр. Халык кичке Сабантуйда яшь артистларыбыз Айнур Галләмов һәм Рузилә Булатованың җырлавын тыңлады.
Көрәштә төп батыр Айнур Газизов шушы авылдан, нефтьче егет тәкә һәм бензопычкы белән бүләкләнде.

Утыз Имәндә шушы авылда һәм Кызыл Чишмәдә туып үскән көрәшчеләр бил алышкан. Сигез көрәшче арасыннан  Кызыл Чишмә егете, хәзер шәһәрдә яшәүче  Илмир Сәлахов җиңү яулаган.  Аның бүләге - 23 мең сумлык суыткыч. Озын күпер буасы аланында көйләнгән мәйданда  әтәч тоту уены да оештырганнар, аны Кызыл Чишмә авылы килене эләктергән.

Иске Кадиның Тукай болынында үткән Сабан туенда алты көрәшче бил алышкан. Анда Иске Кадидан нефтьче Илназ Мөхетдинов батыр калган. Җиңүчегә дигән газ плитәсе – аныкы.

Урманасты Үтәмешнең Урман аланындагы бәйрәмдә читтән килгән артистлар: Сиринә Зәйнетдинова, Игорь Дмитриев, Регина Рәшитова, Азат һәм Алсу Фазлыевлар  чыгыш ясаган. Халык арасында бу көнне су тутырылган тазда бию буенча ярыш бик популяр булган: шарты - таз эченә кереп басып биисең, кемнең суы беренче бетә – шул җиңүче. Көрәштә  Нурлатта яшәүче авылдашлары  Руслан Хөснуллин  җиңгән, ул 23 мең сумлык туңдыргыч сандыкка  ия.

Иске Үтәмеш Сабан туенда да әтәч куу уены оештырганнар, җиңүчегә приз - әтәч үзе һәм тагын бер бүләк. Башка уеннарда катнашучылар да бүләксез китмәгән. Көрәш батыры -  Түбән Камада туып үскән (әти-әниләре Үтәмештән)  Илмир Хәсәншин. Аңа  телевизор бүләк иткәннәр.

Кара Чишмәдәге бәйрәмдә быел да мотоблокларга утырып ярышканнар, хатын-кызлар велосипедта узышкан. Наратлыкта көйләнгән мәйданда  көрәшкән алты көрәшче арасыннан Түбән Кәминкә егете Разыйф Гыйрфанов җиңү яулаган. Ветеринария табибы булып эшләүче белгечкә  тәкә һәм  мультиварка биргәннәр.

Ивашкино авыл җирлегендә дә Сабан туе үткәрделәр. Чуваш авылында әлеге бәйрәмнең барлык традицион уеннарын оештырганнар. Башкалардан аермалы буларак, алар мәйданнан читтә волейбол да уйнатканнар. Ә көрәштә җиңүче Михаил Яманов сарык һәм машина юу җайланмасы белән бүләкләнгән. Бокста танылган әлеге якташыбыз хәзер студент, Яр Чаллыда укый.

Югары Кәминкәдә бәйрәм, Бүләктә дымлы булганлыктан, мәдәният йорты янәшәсендә узды. Традицион уеннардан кала, монда табагачка таба, аның өстенә сулы стакан куеп узыштылар. Суны түкмәскә иде. Башка уеннарда да катнашучылар күп булды. Көрәштә шушы авыл егете Рәзил Хөснуллин – баш батыр. Түбән Камада эшләүче якташыбыз  тәкәгә һәм “әфган казаны”на ия.

Туймәт Сабан туенда  киез итек, бушлат, “малахайлар” киеп, ау чаңгыларында да узышканнар. Көрәштә  җиңгән Бәркәтә авылы егете  Раил Кашапов иттарткыч һәм  юрган белән бүләкләнгән. Ә симез тәкәне үз авылдашларына, алдан шулай килешенгән, икенче урын алган Рузил Хәлиуллинга биргәннәр, ул иттарткычка ия булган.

Авыл җирлекләре башкарма комитетлары фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев