Махсус хәрби операциядә катнашучы чирмешәнле әбиләргә бүләк җибәргән
Бәйрәмнәр

Махсус хәрби операциядә катнашучы чирмешәнле әбиләргә бүләк җибәргән

Махсус хәрби операциядә катнашучы чирмешәнле район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты игълан иткән “Интернатта яшәүче әбигә чәчәк бүләк ит” акциясенә кушылган.

Бүгенге көндә госпитальдә дәваланучы якташыбыз өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче  әбиләргә бүлмә гөлләре җибәргән. Биредә яшәүче 19 әби Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан шундый бүләк алганнар. Әлеге акциягә башка кайбер райондашларыбыз да кушылган, бәйрәм алдыннан әбиләргә чәчәкләр бүләк иткәннәр.

фото: архив


Нет комментариев