Хөрмәтле чирмешәнлеләр һәм районыбыз кунаклары!
Бәхет-шатлыклары, борчу-мәшәкатьләре, хезмәт уңышлары, күңел дәртен биреп башкарган эшләре белән тагын бер ел – 2025 ел узып бара.
Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, эшләрегез уң булсын.
Бусагаларыгыздан хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез балкып торсын.
Сабыйлар дөньяга үз бәхетләре белән тусын. Яңа ел сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, шатлык-куанычлар, хезмәт дәрте алып килсен.
Мәдинә ТАЛИПОВА,
район инвалидлар җәмгыяте рәисе.
Нет комментариев