Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Инвалидлар оешмасы Кыш бабае “Безнең Чирмешән” журналистларын котлады

Бик тиздән Яңа елны каршылыйбыз. Димәк, якыннарыбыз, дуслар-туганнарны, хезмәттәшләрне котлап, күңелләрен күтәрер вакыт та җитте.

Элек Яңа елда бәйрәм белән котлап открытка язу, аны почтага алып барып салу – матур бер гадәт иде. Соңгы елларда якыннарны бәйрәм белән ватсап аша гына котлый башладык. Хәзер ул да эшләми.

Ә менә безнең күршеләр – районның инвалидлар оешмасы безне, район газетасы редакциясе коллективын, барлык бәйрәмнәр белән кереп котлыйлар. Рәхмәт яусын, бүләксез дә калдырмыйлар.

Менә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан да игелекле күршеләребез күңелебезне күрделәр, якынлашып килүче Яңа ел белән котлап чыктылар. Рәхмәт бик зур аларга.

Ә сез якыннарыгызны бәйрәм белән котладыгызмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев