Чирмешәндә – Геройлар көне: хәтер һәм гимн
Район мәдәният йортында Ватан Геройлары көне уңаеннан үткән тантаналы чараның иң югары ноктасы – район гимнын күмәкләшеп башкару булгандыр.
Чара район мәгариф бүлеге һәм мемориаль үзәк хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмәне ачудан башланды. Күргәзмә тарихыбызның данлы һәм фаҗигале үткәнен искә төшерде.
Каһарманнарыбызга рәхмәт сүзләре белән район район башлыгы Рамил Айбатов һәм аның урынбасары Надежда Гомәрова чыгыш ясады.
Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклап башларын салган, хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбызның туганнарына газизләренең кайда һәлак булулары, кайда җирләнгәннәре хакында извещениеләр тапшыру кичәдә иң дулкындыргыч мизгелләрнең берсе булды. Эзтабарлар һәм архивлар хезмәткәрләре тырышлыгы нәтиҗәсендә тагын берничә якташыбызның язмышы мәгълүм.
Бәйрәм хәтергә генә түгел, киләчәккә да йөз тоткан. Бу көнне сәхнәдә Чирмешән районы гимнын башкаруга сентябрь аенда игълан ителгән бәйгегә йомгак ясалды. Иң оста башкаручылар аталды. Җиңүчеләр: оешма, учрежденияләрнең иҗат коллективлары һәм солистлары дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.
Районыбызның үзешчән сәнгать артистлары тамашачыларга матур чыгышлар тәкъдим итте. Ә чараның иң кульминациясе – бөтен зал кушылып, район гимнын башкару булды.
Район мәдәният йортындага ватанпәрвәрлелек белән сугарылган кичә барлык чирмешәнлеләрнең күңелен тетрәндерде.
ГЕРОЙЛАР КӨНЕ - ФОТОРЕПОРТАЖ
ГИМН БАШКАРУЧЫЛАР - ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев