Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районының социаль хезмәткәрләре күпләрнең сердәше

Чирмешән районындагы биш социаль оешмада йөздән күбрәк хезмәткәр эшли. Алар быел да җыелышып һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Социаль хезмәткәр - үз тәрбиясендәге кешеләрнең әти-әнисен дә, ул-кызларын да, якыннарын да алмаштыручы кеше. Бәйрәм барышында бу сүзләрне еш әйттеләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов чарада чыгыш ясап, социаль хезмәткәрләрне бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

-Сез хәзер махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә терәк булып торасыз, рәхмәт мәрхәмәтле йөрәгегезгә, - диде Илнур Минсәгыйть улы.

Район мәдният йортында узган чарада лаеклыларга дәрәҗәле бүләкләр дә тапшырдылар. Район өлкәннәр һәм инвалидлар-йорт интернатында 17 ел шәфкать туташы булып эшләүче Наталья Миронова ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы иясе булды.

-Эшебез җиңел түгел, өлкәннәрнең һәрберсе белән уртак тел табарга кирәк. Аларга медицина ярдәме генә күрсәтеп калмыйбыз, төрлечә ярдәм итәбез, сердәшләре дә булырга туры килә. Мин эшемне яратам, шуңа аның кыенлыкларын сизелми, - ди Наталья Леонидовна.

“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Зөлфия Ваһапова һәм Надежда Хмелевалар министрлыкның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Министрлык район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты шәфкать туташы Тәнзилә Садриевага Рәхмәт белдергән.

“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Илсөяр Кереева район башлыгының, Әлфирә Кәлимуллина район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев