Чирмешән районы медицина хезмәткәрләре бәйрәм итте
Район үзәк больницасы хезмәткәрләре Сабан туе уза торган стадионда Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм иттеләр.
Биредә җыр-биюгә, уен-көлкегә дә урын булды, халык сәламәтлеге сагында торучы якташларыбыз берничә сәгатькә булса да эшләреннән аерылып ял иттеләр, учакта пешкән пылау белән сыйландылар.
Медицина хезмәткәрләре бәйрәмендә район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова да катнашты. Ул аларны бәйрәм белән котлады һәм уңган-булганнарга район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән бүләкләр тапшырды.
Югары Кармалка фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гөлназ Җәмил кызы Сарыймова сәламәтлек саклау тармагындагы күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район башлыгының Мактау грамотасына ия булды. Әмир ФАПы мөдире Зөлфия Габдрахман кызы Вәлиеваны сәламәтлек саклау өлкәсендәге тырыш хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Шундый бүләккә кече шәфкать туташы Ольга Алексеевна Антонова, Казанка фельдшер-акушерлык пункты мөдире Нина Анатольевна Ивлева, поликлиниканың онкология кабинеты шәфкать туташы Татьяна Михайловна Магданова, фельдшер Екатерина Владимировна Микушова, гардеробщик Саломат Мәшариповна Солаева, техник хезмәткәрләр Ольга Геннадьевна Сотникова, Ирина Владимировна Чиндина, Елена Ивановна Хөсәеновалар да ия булды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев