Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Район мәдәният йортында муниципаль район башлыгының Чыршы бәйрәменә уку алдынгылары, спортчылар, мәктәп һәм район тормышында актив катнашучы, барлыгы 211 бала чакырылган иде.

- Мин бик актив кеше, яхшы укыйм, спорт белән шөгыльләнәм, волейбол уйныйм, “Йолдызлык” фестивалендә дә катнашам, “Бәхетле балачак” бию коллективына йөрим, Чирмешән лицеенда Беренчеләр советы рәисе мин, - диде Чирмешән лицееның 10 сыйныфында белем алучы Азалия Мәгъсумова. – Барысына да өлгерер өчен, иң мөһиме, вакытны дөрес бүлергә кирәк.

2нче Чирмешән урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучысын Салават Улеевны спорт сөючеләр яхшы белә. “Корыч ябалаклар” капкачысы ул, команда уңышларына зур өлеш кертә. Әле шушы көннәрдә генә Яр Чаллыда узган уенда безнекеләр (2013-14 елда туган малайлар) “Чаллы” командасын 6:0 исәп белән җиңеп кайттылар. Билгеле, монда да Салаватның  өлеше бар.

- Әлеге  бәйрәмгә беренче тапкыр килдем, бик күңелле, - диде ул.

Муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов залда утырган балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, киләсе елда да яхшы укуларын, чараларда катнашуларын һәм хыялларының тормышка ашуын теләде.

Бәйрәмдә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да катнашты, ул да укучыларга үз теләкләрен җиткерде.

Тамаша кунакларына район башлыгы исеменнән Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Кыш бабай, Кар кызы катнашындагы театральләшкән тамаша да укучылар күңеленә хуш килде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев