Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатовның Яңа ел һәм Раштуа уңаеннан котлавы
Хөрмәтле чирмешәнлеләр һәм район кунаклары!
Сезне якынлашып килүче 2026 ел белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Тиздән сәгать уклары яңа елны саный башлый. Нинди генә заман, нинди генә кыенлыкларга
карамастан, Яңа ел халкыбызның иң яраткан матур бәйрәме булып кала. Олыбыз-кечебез – һәрберебез могҗизаларга өметләнә, теләкләр тели.
Узып баручы ел гади булмады, әмма якташларыбыз һәрвакыттагыча рухи көч, тотрыклылык, җаваплылык күрсәтә алдылар. Районыбызны шулай социаль-икътисади үстерүгә өлеш керткән, хәләл көчен куйган һәркемгә ихлас рәхмәт белдерәм.
Яңа елга кергәндә без алдагы көннәргә яңа өметләр баглыйбыз, ул күбрәк сөенечләр алып килер, дигән тойгы белән яшибез. Киләсе 2026 ел һәр гаиләгә иминлек, бәхет, шатлык, сәламәтлек, уңышлар, муллык, бәрәкәтле тормыш алып килсен. Якты уй-хыял-ларыгыз чынга ашсын, яңадан-яңа уңышлар телим һәрберегезгә. Яңа ел белән, кадерле райондашларым, якташларым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев