Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы мәктәпләре укучылары Тукай иҗатына мәдхия җырлады

Район мәдәният йортының тышында да, эчендә дә, 26 апрельдә, көне буе диярлек, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләре яңгырап торды.

Юкка гына түгел. Бүген бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 135 еллыгын билгеләп үтә. Тукайның туган көнендә республикабызда тагын бер бәйрәм – Туган тел көне дә.

Әлеге ике бәйрәмнең бер көндә үткәрелүе очраклы түгел, чөнки Тукай һәм туган тел ул аерылгысыз, алар бер-берсенә үрелгән язмышлар, үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер дисәк тә ялгыш булмас.

Тукаебыз 27 ел гомер итеп, нибары, сигез ел гына иҗат итсә дә, татар дөньясы күгендә якты эз калдырган. Ул сизгер һәм нечкә күңелле лирик та, шул ук вакытта үз сүзен туры әйтүче пубицист, сатира остасы да булган.

Бөек шагыйребезнең юбилеен районда зурлап билгеләп үттеләр. Әдипнең моннан йөз елдан да күбрәк элек язылганнары әле дә актуаль, көн кадагына туры килә.

-Тукайның талантына сокланып туймыйбыз. Еллар үткән саен, бөек татар шагыйренең әсәрләре һаман югары бәя ала бара, - диде Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе Шәүкәт Гатин. – Телебезне яратыйк, хөрмәт итик.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан оештырылган шигырь бәйрәмендә мәктәп укучылары язучының шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, әкиятләрен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Болар барысы да укучыларның язучы иҗатына битараф булмауларын раслый.

фото: автор

Чирмешәндә Туган тел бәйрәмендә Тукай шигырьләре яңгырады (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев