Әниләр көне алдыннан 1 нче Черемшан урта мәктәбе укучылары “Сәламәт ана – сәламәт бала” акциясен уздырды.
Балалар район үзәге урамнарында, оешмаларда, район үзәк больницасында булып, хатын-кызлар белән аралаштылар һәм аларга үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.
Бу чара булачак аналарны балаларының сәламәтлегенә игътибарны җәлеп итүгә, сәламәт тормыш алып бару рәвешен пропагандалауга юнәлдерелде.

Нет комментариев