Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә халкы сөтне күп сата

Быел январь, февраль, март айларында райондагы шәхси хуҗалыклар барлыгы 486 тонна сөт тапшырган. Былтыргы шул чор белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 36 процентка күбрәк. Сөт саткан райондашларыбыз өч айга җәмгысе 8 миллион 262 мең сумлык керемгә ия. Иң күп сөтне (75,8 тонна) Түбән Кәминкә авыл җирлегендә яшәүчеләр (Түбән Кәминкә, Кара Чишмә...

Быел январь, февраль, март айларында райондагы шәхси хуҗалыклар барлыгы 486 тонна сөт тапшырган. Былтыргы шул чор белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 36 процентка күбрәк. Сөт саткан райондашларыбыз өч айга җәмгысе 8 миллион 262 мең сумлык керемгә ия.

Иң күп сөтне (75,8 тонна) Түбән Кәминкә авыл җирлегендә яшәүчеләр (Түбән Кәминкә, Кара Чишмә авыллары) саткан. Алардан бераз калышкан туймәтлеләр күрсәткече - 74,9 тонна. Бәркәтә һәм Чирмешән авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыклар исә 38,7 шәр тонна продукция тапшырган.
Ә менә Ульяновка, Шешминка, Күтәмә авыл җирлекләрендә сөт сату күләме аз. Узган елда яхшы күрсәткечләргә ия кармышлылар да быел артка чигенгән.
Бу арада шәхси хуҗалыклар көненә уртача 8 тонналап сөт тапшыра. Ә киләчәктә әлеге санны 15 тоннага җиткерү бурычы куелган. Шунысы кызганыч, язгы-җәйге чорда, гадәттә, сөтнең сатып алу бәясе төшә. Бүген заводлар әлеге продукциянең литрын уртача 17 сумнан ала (былтыр бу вакытта 18 сум булган). Ай саен аның бәясе чама белән 50 тиенгә төшүе күзәтелә. Ә сөт җыючы эшмәкәрләр халыкка сөтнең литрына әлегә 15 сум исәбеннән исәп-хисап ясый.
Районның шәхси хуҗалыкларында савым сыерларының баш саны да арткан. 1 апрельгә шәхси хуҗалыкларда 1848 баш сыер исәпләнә, ягъни, былтыргы шул чордан 62 гә күбрәк. Артым иң күбе Туймәттә. Анда бу маллар 46 башка арткан, Чирмешәндә - 33, Түбән Кәминкә авыл җирлегендә - 30га. Ә менә Югары Кәминкә, Ульяновка, Иске Котыш авыл җирлекләрендә көтү шактый сирәгәйгән. Район икътисадчылары әйтүенчә, быелның беренче кварталында Бәркәтәдә бер сыердан уртача 10мең 807 сум керем алганнар. Бу - районда иң зур күрсәткеч.
Сөтчелек белән шөгыльләнүче якташларыбызны узган атнада слетка дәшеп, иң уңганнарны бүләкләделәр. Бу елның өч ае йомгакларыннан күренгәнчә, сөт тапшыру буенча Кара Чишмәдән Роза Шәфыйкова беренче урынга чыккан. Бәркәтәдән Рәис Төхвәтуллин, Туймәттән Мидхәт Кәримовлар хуҗалыгындагы сыерлар да сөтле. Иске Үтәмештән Минәхмәт Гыйльманов, Түбән Кәминкәдән Алмаз Хәйдәров, Бәркәтәдән Мәхмүт Гайнановлар исә иң өлгер сөт җыючылар буларак бүләкләнделәр.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Кәминкә авылы Кара Чишмә авылы