Авыл хуҗалыгы

Комбайннар төзек булсын, хәвефсез эшләсен

Республикада 29 июльдән Татарстан Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе инициативасы белән "Комбайн" профилактик операциясе старт алды. Акциянең бурычы - бөртек комбайннарын файдалануга күзәтчелек итү, хәвефсез эксплуатацияләү таләпләренә туры килүен тикшерү. Операция 17 августка кадәр дәвам итәчәк һәм ике күрше районның техник күзәтчелек инспекторлары катнашында үткәреләчәк. Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең район бүлеге...

Республикада 29 июльдән Татарстан Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе инициативасы белән "Комбайн" профилактик операциясе старт алды.


Акциянең бурычы - бөртек комбайннарын файдалануга күзәтчелек итү, хәвефсез эксплуатацияләү таләпләренә туры килүен тикшерү. Операция 17 августка кадәр дәвам итәчәк һәм ике күрше районның техник күзәтчелек инспекторлары катнашында үткәреләчәк. Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең район бүлеге начальнигы Рифат Гатин сүзләренчә, инспекторлар авыл хуҗалыгы машиналарының узелларыннан ягулык һәм май агу-акмавын, комбайннарның комплектлылыгын һәм төзеклеген, тиешле документлар булуын тикшерәчәк. Тәртип бозучыларга карата административ җәза кулланылачак.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined комбайн операциясе

Нет комментариев