Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшмәкәрләр ялсыз эшли

Шәхси эш башлау тәвәккәллек һәм үҗәтлек сорый. Лашман авылыннан Рифкать Талиповта бу сыйфатлар җитәрлек. Рифкать агымдагы елның апрель аенда Лашмандагы элеккеге янгын сүндерү депосы урнашкан бинада автосервис ачып җибәрә. Мондый зур эш башларга аңа дәүләтебез ярдәм иткән. Рифкать район мәшгульлек үзәге аша бирелүче субсидиядән файдалана, үзен генә түгел, тагын 3...

Шәхси эш башлау тәвәккәллек һәм үҗәтлек сорый. Лашман авылыннан Рифкать Талиповта бу сыйфатлар җитәрлек.


Рифкать агымдагы елның апрель аенда Лашмандагы элеккеге янгын сүндерү депосы урнашкан бинада автосервис ачып җибәрә. Мондый зур эш башларга аңа дәүләтебез ярдәм иткән. Рифкать район мәшгульлек үзәге аша бирелүче субсидиядән файдалана, үзен генә түгел, тагын 3 кешене эшле итә.

300 квадрат метрдан артыграк мәйдан биләүче гаражга җәй көннәрендә 6 автомобиль кертергә мөмкин. Ә кышын гаражның җылытылган өлешендә бер үк вакытта ике машинаны ремонтларга була.

Автосервистагы осталар тиз һәм сыйфатлы итеп тәгәрмәчләргә балансировка ясыйлар, шино - монтаж эшләре үткәрәләр, шулай ук автомобильләрнең йөртүче (ходовая) өлешләрен, двигательне төзәтәләр, кузовка вак ремонт та ясыйлар.
- Хәзер техника күп, заказсыз тормыйбыз диярлек. Аеруча яз, көз айларында эш күп була, андый вакытларда ялларсыз да эшләргә туры килә. Гомумән, эшмәкәрләрнең ялы булмыйдыр ул, - ди Рифкать Талипов.

Рифкать Билсур улы 30 елга якын машина йөртүче булып эшләгән. Шуның 10 елын "Чирмешәннефть" идарәсендә куәтле автомашина руле артында үткәрә. Яшьтән техника белән кызыксынган малай эшләү дәверендә зур тәҗрибә туплый. Тик, исәнлеге начарлану сәбәпле, аңа яраткан эшен ташларга туры килә. Шулай да белгән эше һәм тимер арасында казынырга яратуы ярап куйган. Бүген аның алмашы да үсеп килә, ул белгәннәрен улына өйрәтә.

Кадрия ГАББАСОВА.
Лашман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән эшмәкәр

2
X