Чирмешән районында бөртек өлгергәнне генә көтәләр
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында бөртек өлгергәнне генә көтәләр

Һава торышы тоткарламаса, “Био АГРО” җәмгыяте якын көннәрдә уракка керешәчәк.

Биредә 15 комбайнның, 10 сы өр-яңа, барысы да кырга чыгарга старт кына көтә, кешеләре, ягулык та бар.

-Эшне 2250 гектар мәйдан биләүче уҗым бодае участогыннан башлыйбыз, - ди агроном Шамил Гасыров. –Бөртек дымлырак әле, 30 процент чамасы.

Участоклар, тиешле тәрбия күргәч, чиста, бөртекне турыдан-туры суктырырлык.

Җәмгыять 8438 гектарда сабан бодае, 8600 гектарда көнбагыш та игә. Көзен 8000 гектарда уҗым бодае чәчмәкчеләр, шуның яртысы – чиста пар җирләрендә.

автор фотолары


Нет комментариев