Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Чирмешән агрохезмәтләре“нә сыер савучылар кирәк

Озакламый "Чирмешән агрохезмәтләре"нең Түбән Кәминкә бүлекчәсеннән дә сөт озата башлаячаклар. Биредә асралучы 201 баш тана бозаулый да башлаган. Хәзер Иске Кади авылыннан килгән осталар сыерлар өчен ферма бинасын ремонтлыйлар, саву агрегатлары урнаштыралар. Бозаулар өчен дә урыннар әзерләнә, тудыру бокслары ясала. -Инде малларның 62се бозаулады, яшь бозаулар саны көн саен арта....

Озакламый "Чирмешән агрохезмәтләре"нең Түбән Кәминкә бүлекчәсеннән дә сөт озата башлаячаклар.

Биредә асралучы 201 баш тана бозаулый да башлаган. Хәзер Иске Кади авылыннан килгән осталар сыерлар өчен ферма бинасын ремонтлыйлар, саву агрегатлары урнаштыралар. Бозаулар өчен дә урыннар әзерләнә, тудыру бокслары ясала.
-Инде малларның 62се бозаулады, яшь бозаулар саны көн саен арта. 2-3 айдан таналар барысы да бозаулап бетәчәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Ильяс Гатауллин. - Маллар өчен азык та җитәрлек, тик кадрлар проблемасы бар. Әлегә биредә берничә сыер савучы эшли, алар тагын, шулай ук бозау караучылар да кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Кәминкә авылы Чирмешән агрохезмәтләре