Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бар да бар

Шушы көннәрдә "Уңдырышлылык" җәмгыятендә үткән семинарда хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе белгечләре район хуҗалыкларында ясалма орлыкландыру эшен яхшырту юлларын эзләделәр. -Бүген "Уңдырышлылык"та 364 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 140сы - савым сыеры, - ди җәмгыять директоры Илшат Гозәеров. - Симертү группасы да бар. Бу фермада...

Шушы көннәрдә "Уңдырышлылык" җәмгыятендә үткән семинарда хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе белгечләре район хуҗалыкларында ясалма орлыкландыру эшен яхшырту юлларын эзләделәр.


-Бүген "Уңдырышлылык"та 364 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 140сы - савым сыеры, - ди җәмгыять директоры Илшат Гозәеров. - Симертү группасы да бар. Бу фермада (Кече Чегодай янында) 240 баш терлек исәпләнә. Монда капиталь ремонт үткәрдек, терлекчеләр өчен ял бүлмәсе дә булдырдык, орлыкландыручы өчен махсус бүлмә бар. Бүген безнең төп бурыч - продукция җитештерүне арттыру.

Хуҗалыкта җитәрлек күләмдә азык туплап куйганнар. Салам, печән ферма биналары янына ук кайтарылган. Сыерларга печән, салам, силос, фураж, жом ашаталар, ачыткы да ясап бирәләр.

-Ай саен эш хакы алып барабыз. Азык бар. Эшләргә дә кызык, - диләр әлеге фермада хезмәт куючы сыер савучылар.

Бу атнада семинар "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятендә узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән семинар