Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Закон кырыслана, исерекләр арта

Быел, өч айда, автоинспекторлар районыбыз юлларында транспорт белән исерек килеш идарә иткән 28 кешене "эләктергән". Салмыш шоферларның алтысы Лашманнан. Кагыйдәләрне санга сукмаучылар арасында әккәрәйлеләр дә "алдынгы". Яңа Элмәледә ЮХИДИ хезмәткәрләре, бер-бер артлы диярлек, салмыш килеш машина йөртүче ике кешене туктата. Чирмешәндәге "Кәрвансарай" сәүдә үзәге янында берәү бер машинага ике тапкыр...

Быел, өч айда, автоинспекторлар районыбыз юлларында транспорт белән исерек килеш идарә иткән 28 кешене "эләктергән". Салмыш шоферларның алтысы Лашманнан.


Кагыйдәләрне санга сукмаучылар арасында әккәрәйлеләр дә "алдынгы". Яңа Элмәледә ЮХИДИ хезмәткәрләре, бер-бер артлы диярлек, салмыш килеш машина йөртүче ике кешене туктата. Чирмешәндәге "Кәрвансарай" сәүдә үзәге янында берәү бер машинага ике тапкыр бәрдерә һәм һәлакәт урыныннан "ычкына". Соңыннан аны инспекторлар тоткарлагач, олы гына яшьтәге машина йөртүченең ярыйсы ук кызмача булуы ачыклана...

- Исерек килеш руль артына утыручыларга карата законнар кырысланса да, андыйлар бер дә кимеми,- ди ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкүров. -Яшьләр күбрәк җомга, шимбә көннәрендә тәртип боза. Туган көннәрдән, бәйрәмнәрдән машина белән салган килеш кайталар. Олыраклар атна уртасында "эләгә". Андыйлар ел ярымнан ике елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан колак кага. Әгәр дә инде шуннан соң да машина белән "правасыз" йөрсәләр, 15 тәүлеккә кулга алу каралган.

Салырга яратучы шоферлар белән көрәш - бүген дәүләт автоинспекциясенең төп бурычларының берсе. Алар аркасында Россиядә ел саен 2000ләп кеше үлә икән. Андый машина йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлсә, әлеге исереккә карата җинаять җаваплылыгы - җиде елга иректән һәм өч елга транспорт чарасын йөртү хокукыннан, ә инде ике һәм аннан да күбрәк кеше һәлак булган очракта, тугыз елга иректән мәхрүм ителү яный.

Сүз уңаеннан, 9нчы марттан 10нчы мартка каршы төндә генә дә Татарстанда исерек хәлдә машина йөртүче 115 кеше тоткарланган.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined юл хәрәкәте